Азнакайда халык осталары чигү эшләрен башкару нечкәлекләре турында сөйләде
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда узган "Чигү чигәм асыл җепләр белән" исемле кичәдә халык осталары Рузилә Сәлимгәрәева һәм Миләүшә Насыйрова укучыларга үзләренең кул эшләрен күрсәтеп, аларны башкару нечкәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук "Бишек җырлары - халкым иҗаты" дигән кичә дә рухи мирасыбызны киләчәк буынга тапшыруның бер ачык мисалы булды.