Азнакайда кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча ярышлар узды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район ветераннар советы ДОСААФның Азнакайдагы оешмасы белән берлектә кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча традицион ярыш оештырды.
Өлкән яшьтәгеләр ел да көтеп ала торган "Ворошилов укчысы" дигән бәйге быел Азнакайның 9нчы урта мәктәбендә узды. Балалар ветераннарны, бәйрәмчә киенеп, матур бизәлгән фойеда музыка, җырлар, шигырьләр белән хөрмәтләп каршыладылар....