Азнакайда Казахстанда җитештерелгән 120 ящик алкоголь продукциясе табылган
"Алкоголь" оператив-кисәтү чаралары кысаларындагы тикшерү барышында "Фиат Дукато" автомашинасы әрҗәсендә Казахстанда җитештерелгән 120 ящик алкоголь продукциясе табыла. Хәзерге вакытта эчемлеккә экспертиза уздырыла. Аның нәтиҗәсе буенча тиешле карар чыгарылачак.