Азнакайда караучысыз калган терлек тотылачак, хуҗалары җаваплылыкка тартылачак
Яз җитеп, Азнакайдагы бакча-газоннар яшеллеккә күмелә башлау белән, үч иткәндәй, урамнарда караучысыз калган терлекләр күренә башлый.
Алар агач-куакларны кимерәләр, чәчәкләрне таптыйлар, асфальтны пычраталар, шуның белән шәһәр хуҗалыгына төзәлмәслек зыян китерәләр.
Андый йорт хайваннары тотылачак һәм махсус урынга җыелачак, ә хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.
Бу турыда шәһәр башкарма комитетының административ комиссиясе...