Азнакайда карак эш бүлмәсеннән акча букчасын урлый
Халык арасында күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, букчалары, акчалары, кыйммәтле әйберләренә күз-колак булмаучылар әледән-әле караклар ятьмәсенә эләгеп тора.
Мәсәлән, билгесез кеше "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә бистәсендәге бер подразделениесендә эшләүче хатын-кызның эш бүлмәсеннән акча букчасын урлый.
Ә аның эчендә 2500 сум акча, 4000 сумлык алтын беләзек, банкомат картасы була...