Азнакайда кәҗә асраучыларга хөкүмәт ярдәм кулын суза
Сыер гына түгел, кәҗә асраучыларга да хөкүмәт ярдәм кулын сузды. Агымдагы елның 1 июленә хуҗалыгында кәҗәләре булып, аларны җирле үзидарә башкарма комитетлары исемлегенә керткәннәргә субсидия түләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бүгенге көндә район буенча 771 кәҗәгә 772 мең сум бирелгән. Иң күп кәҗәләр - Азнакайда (95), Актүбәдә...