Азнакайда июнь башында ике янгын чыкты
Агымдагы елда Азнакай районында 14 янгын булды. Аларның икесе июнь аенда. 2 нче июньдә Зирекле Елга дачасындагы бакча йортында мичтән дөрес файдаланмау аркасында ут чыга. 6 нчы июньдә электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау сәбәпле, Тырыш авылындагы сарай түбәсе яна. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Равил ХӨСӘЕНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы