Азнакайда ишек төбеннән ике машина урланган
Оператив хәлгә күзәтү ясап, Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров узган атнада дүрт җинаять кылынганлыгын, шуның өчесе ачыклануын әйтте.
Ишек төбеннән ике машина урланган, алар хуҗаларына кайтарылган. Угрылардан тимер капкалар да саклый алмый: "Юлдаш" ширкәтендә гараж ишеген кисеп кергәннәр.