Азнакайда исергән кешеләр өчен "Приют" эшли башлады
Шушы көннәрдә исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлады.
Үз эченә 10 койка-урынлы 3 бүлмәне алган учреждение район үзәк сырхауханәсе территориясендә урнашкан.
Аны булдыру өчен республика бюджетыннан 2858000...