Азнакайда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды
Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, белгечләре катнашында җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте.
Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл Мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны...