Азнакайда имтиханнар тәмам
Ниһаять имтиханнар тәмам. Укучылар да, ата-аналар да, укытучылар да җиңел сулап куйды. Бу шимбәдә аларны чыгарылыш балы көтә. Унберенче сыйныфны быел 289 укучы тәмамлый, аларның барысы да кулларына аттестат алачак. Шулай ук тугызынчы сыйныфлар да сынауларны уңышлы узганнар.