Азнакайда БДИ нәтиҗәләре билгеле. Алар узган елга караганда яхшырган
Мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары тәмам, укучылар кулларына аттестатлар алып, төрле якларга таралашты. Быел сынауларны алар ничек узган? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек.
- Имтиханнар тыныч, кимчелекләрсез узды. Тугызынчы сыйныфны 644 укучы тәмамлады. Аларның күбесе ирекле фәннәрдән җәмгыять белемен (377), информатиканы (239), биологияне (226) физиканы (143)...