Азнакайда иң чибәр һәм сәләтле татар кызын ачыкларга җыеналар
Матурлык туйда гына кирәк диләр бездә. Хак та, тормыш итә башлагач, кәләшеңнең йөзенә генә карап утырып булмый, гаиләнең иминлеге аның эшкә уңган-булганлыгына да бәйле. 18 ноябрьдә Мәдәният йортында узачак бәйгедә районыбызның 18-25 яшьлек туташлары матурлыклары буенча гына түгел, ә сәләтләре буенча да көч сынашачак.