Азнакайда грипп көннәр җылыту белән “уянырга” мөмкин
Әллә кыш уртасының зәмһәрир салкыннары "куркыттымы" грипп вирусларын, башка елларны бу чорда баш калкыта торган эпидемия быел, куанычка, күзәтелми. Мәктәпләр, балалар бакчалары - барсы да эшли, аларда тормыш кайный.
Дөрес, салкын тиеп чирләү очраклары бар, монсы инде бу фасылда гадәти хәл. Гыйнвар аенда ОРВИ белән 110 азнакайлы авырса, февральнең 19ына...