Азнакайда гражданнар оборонасына хәзерлек күнегүләре уздырылачак
4-8 октябрь көннәрендә районда Бөтенроссия гражданнар оборонасына хәзерлек күнегүләре уздырылачак. Өйрәнүләр идарә аппараты һәм ГО көчләре тарафыннан гражданнар оборонасының беренчел чараларының ничек үтәлешен ачыклаячак, ГО планнарының халык иминлеген саклаудагы урынын билгеләячәк.
Күнегүләр барышында оператив төркемнәрнең запастагы идарә пунктларына чыгуы, эвакуация комиссияләре утырышларын уздыру оештырылачак. Болардан тыш, өйрәнүләр барышында шәхси саклану...