Азнакайда, гайлә ае бара
Гаиләнең җәмгыятьтәге ролен күтәрү, кешелекнең мәдәни, тарихи кыйммәтләрен саклап, киләчәк буыннарга җиткерү максатларында 15 майда Гаилә көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Нәкъ менә гаиләләр ныклыгы белән илнең дә кодрәте үсә, халыкның иминлегенә ирешелә. Районыбызда ел саен 15 апрельдән 15 майга кадәрге чорда Гаилә айлыгы игълан ителә. Аның барышында оешма-предприятиеләрдә...