Азнакайда еллык эшкә йомгак ясалды
Шушы көннәрдә Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективында еллык эшкә йомгак ясалды. Баш инженер Рамил Мөбарәковның җитештерү заданиеләренең үтәлеше турындагы тирән анализлы чыгышыннан соң булган фикер алышуларда 1 нче цехтан бораулау мастеры Фәрит Ханов һәм үзләштерү цехы начальнигы Владимир Николаев катнашты, үзләре җитәкләгән подразделениеләрдә эшнең торышы белән таныштырды.
Предприятиенең профсоюз...