Азнакайда чыгарылыш балы узды
Ниһаять дәүләт имтиханнары артта калды. Укучылар да, аларга белем биргән укытучылар да, ата-аналар да җиңел сулап куйды. Кичә, 25 июньдә, "унберенче"ләр кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Тантаналы чара 17 сәгатьтә мәктәпләрдә башланды. 19 сәгатьтә исә Татарстан мәйданында шәһәркүләм чыгарылыш балы гөрләде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш сыйныфы укучыларын олы тормыш...