Азнакайда чыгарылыш балы
Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне шәһәребезнең Татарстан мәйданы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш балы көнендә. 25 июньдә биредә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды.
Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык белән тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга...