Азнакайда чәчү югары темпта бара
Кояшлы аяз көннәрдә Азнакай районында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 10 майга) азнакайлылар 42,1 мең гектарда сабан чәчүе башкарганнар. Бу планда каралганның 64 процентын тәшкил итә. Шулай ук көнбагыш - 63 %; бөртеккә кукуруз - 40 %; рапс - 56 % чәчелгән.