Азнакайда өч яңа объект ачылачак
Республика көне һәм нефтьчеләр бәйрәме алдыннан Азнакайда шактый истәлекле вакыйгалар көтелә.
29 августта Сарлыда республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортын тапшыру тантанасы узачак.
Бу - быел сафка баскан беренче мәдәни объект.
Шулай ук август ахырында Актүбәдә һәм Азнакайда яшь өйләнешүчеләр паркы ачылачак.