Азнакайда быел 11 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән
(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА) Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында мәктәпләрдә тәрбия эшенең торышы тикшерелде.
Азнакай 5, 7, 9 нчы мәктәп директорлары укучылар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев имин булмаган гаиләләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга, һәр баланың өендә ешрак булып,...