Азнакайда Бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан максатчан чаралар оештырыла
Бөтендөнья Сәламәтлек көне быел 66нчы тапкыр билгеләп үтелә. Бу уңайдан район үзәк сырхауханәсе тарафыннан ел да максатчан чаралар оештырылып килә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да сәламәт яшәүгә багышланган тәрбия сәгатьләре, физкультминутлар, очрашулар үтә. Киләсе атна башында район җитәкчеләре белән киңәшмә дә һәр елдагыча, Татарстан мәйданында физик күнегүләр ясаудан башланачак.