Азнакайда бозлы яңгыр аркасында бүген инде 5 юл һәлакәте теркәлгән - ФОТО һәм ВИДЕО
Һава торышын һич кенә дә аңлыйм димә. Инде кыш килде дип тынычланган идек тә, ноябрь ае үзенең дуамаллыгын күрсәтмичә генә китәм дими.
Рульдә барасыңмы, җәяүлеме - мондый көннәрдә юлда йөрүчеләрнең барысының аеруча сак һәм игътибарлы булуы сорала.
Бүген шәһәрдә юлларында бозлавык нәтиҗәсендә биш һәлакәт теркәлгән.
Шәһәр һәм район юлларын тоз...