Азнакайда бүген “Нечкәбил” республика конкурсының зона сайлап алу туры узды
Ана матурлыгына һәм гаиләгә дан җырлаучы "Нечкәбил" республика конкурсының сайлап алу турлары бара. Бүген ул Азнакайда да узды. Анда барлыгы якын-тирәдәге 8 районнан гүзәл затлар катнашты. Безнең район данын эшмәкәр, өч бала анасы Альбина Динмөхәммәтова һәм гимназиянең тарих укытучысы, ике бала анасы Лилия Гәрәева якладылар. Алар икесе дә финалга чыктылар....