Азнакайда беткән авылларны барлау эшләре дәвам итә
Районыбызда беткән авылларны барлау эшләре дәвам итә. Кайчандыр гөрләп торган Кызыл Чишмә авылының да урыны гына калган. 26 сентябрь көнне бу урында авыл истәлегенә стела урнаштырылачак. Шунда ук Корбан гаете дә уздырылачак. Барлык авылдашларны истәлекле тантанага көтеп калалар. Ул 11.00 сәгатькә билгеләнгән.