Азнакайда берәүнең 53 мең сумлык телефонын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада җирлегебездә биш җинаять кылынган. Аларның барысы да диярлек чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Кәрәзле телефонга кызыгучылар да юк түгел. Эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә берәү йортыннан 53 мең сумлык телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.