Азнакайда Бердәм дәүләт имтиханнары буенча беренче нәтиҗәләр билгеле
Әдәбият һәм география буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле. Ул 27 майда узган иде. Азнакай районы буенча 4 укучы - география, 12 укучы әдәбият буенча белемнәрен сынаган. Аларның барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырган. Имтихан барышында тәртип бозулар булмаган.