Азнакайда берәү кибеттән 2500 сумлык колбаса һәм сыр урлап качкан
Узган атнада билгесез хатын шәһәрдәге «Магнит» кибетеннән колбаса һәм сыр урлап чыга. Кибеткә килгән зыян 2500 сум тирәсе дип бәяләнә. Полиция җинаятьчене кайнар эздән эләктерә алмый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.