Азнакайда «Белем якшәмбесе» дигән яңа проект старт алды
Азнакай мәгариф идарәсе «Белем якшәмбесе» дигән яңа проектка старт бирде. Аның максаты - укучыларның игътибарын мәсьәлә һәм күнегүләрне стандарт булмаган юллар белән чишәргә юнәлдерү, белемгә омтылышны көчәйтү, фәннәргә кызыксыну уятырлык мохит тудыру. Әлеге проект апрельгә кадәр тормышка ашырылачак һәм һәр айда төрле фәннәр буенча әйдәр укытучыларның мастер-класслары оештырылачак. 18 октябрьдә...