Азнакайда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек башланды
Бер елдан илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Бу истәлекле, олуг вакыйгага әзерлек республикада, районыбызда да киң колач алды.
Шушы көннәрдә генә ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы республика Советы үткәргән Пленумында көн тәртибе әлеге мөһим чарага әзерлек мәсьәләләренә багышланды.
Аның эшендә Азнакай муниципаль районы ветераннар советы...