Азнакайда балаларны музыка ярдәмендәтабигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтәләр
Мин, музыка җитәкчесе буларак, табигатькә һәм барлык тереклек дөньясына мәхәббәтне көйләр, биюләр аша җиткерергә тырышам.
«Песи», «Безгә эт килгән», «Кошчык», «Куян-куянкай» кебек җырлар кечкенә балаларны җәнлекләрне танып белергә, яратырга өйрәтә. Өлкәнрәк төркемнәрдә исә П.Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасын тыңлыйбыз.
Биюләрдә балалар күбәләк, бал корты, көзге яфракларга, кар бөрткеләренә «әверелеп», якты рухи...