Азнакайда авыл хуҗалыгы эшләре буенча семинар узды
Урсай авылы җәйләвендә ("Шәвәлиев З.Г." КФХ авыл хуҗалыгы идарәсе булгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашында үткән семинарда терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре турында сүз барды. Семинардагылар фермер хуҗалыгында терлекчелек, терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.