Азнакайда "Автоледи-2013" бәйгесе узды
Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2013" бәйгесе оештырылды.
17 кеше ярышларның беренче этабында теоретик биремнәр чишсә, икенчесендә машина йөртү осталыгын күрсәтте. Барлык нәтиҗәләр буенча Зөлфия Гарипова, Гөлнара Кәримова, Айгөл Гыйниятуллина җиңүчеләр булды. «Маяк» газетасы редакциясе хезмәткәре Гүзәл Тимбакова дүртенче урынга...