Азнакайда “Алтын олау” бәйрәме үтте
Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантана үтте.
Иртәдән үк матур итеп бизәлгән "алтын олау"лар шәһәребезнең Татарстан мәйданыннан урын алган иде. Мәйдан шатлыклы авазлардан гөр килә. Озатучылар арасында элек-электән килгән матур бәйрәмне карарга килгән ветераннарыбызны да, кечкенә сабыйларын күтәргән яшьләрне дә күзәтергә була. Йөзләрдә шатлык, елмаю....