Азнакайда «Аҗаган»да “Патриот”лар җиңде
«Чатыр-Тау Арена» комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Алар автомат җыеп-сүтү, йөгерү, визитка, стройга әзерлек, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярыштылар. Уеннарны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга көчле рухлы, физик яктан нык Ватан сакчылары булып үсүләрен теләде.
Азнакай районы...