Азнакайда 50гә якын бала мәчет яны лагеренда ял итте
Азнакай муниципаль районы мөхтәсибәте җәй саен балалар өчен лагерь оештыра. Быел ике атна буена анда 50гә якын бала ял итте: малайлар - Ак мәчеттә, кызлар - Зәңгәр мәчеттә. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белгечләре тарафыннан төзелгән яңа программа былтыргысыннан шактый аерыла. Балалар вакытларын бик кызыклы уздырды - төрле бәйге, ярышларда катнашып...