Азнакайда “28нче квартал” ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр белән җыен уздырылды
Узган елның язында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җиңел кулы белән башланып киткән җитәкчелекнең халык белән очрашу, аралашу, булган җитешсезлекләрне бетерү юлларын уртага салып сөйләшү, киңәшләшү гамәле бүген инде эшлекле, үзара файдалы матур бер традициягә әйләнде.
Хәтердә, аның беренчесе шәһәрнең Лобачевский, Нахимов урамнарындагы йортларда яшәүчеләрдән кергән шикаятьне урынга барып тикшерүдән...