Азнакайда 15 яшүсмер машина төзергә өйрәнә
"Нефтемаш" заводы 8 нче мәктәп базасында 7-8 нче сыйныфта укучы 15 яшүсмергә машина төзелеше серләрен төшендерә башлады.
Предприятие әнә шулай үзенә киләчәккә кадрлар әзерләргә кереште. Белегечләр занятиеләрне бушлай үткәрә. Алга таба ике авыл мәктәбендә шундый курслар оештырыру күздә тотыла.