Азнакайда тег белән яңалыклар
-
Азнакайда "Ел эшмәкәре-2017" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Азнакайда матур традициягә әверелгән һәм ел саен уза торган "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Бирегә шулай ук Баулы, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәламләде. Мәртәбәле кунаклардан ТР эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, "Эшмәкәрлек фабрикасы" исемле республика...
-
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды. Ярышларда барлыгы 7 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр. Беренче урынны Урманайдан "Снежная королева" командасы яулады. Икенчедә - Актүбәнең 2 мәктәбе, өченчедә Яшьләр үзәге командалары. Гран-при "Макстрой" командасында.
-
Азнакайда "Географик диктант" Халыкара акциясе узачак
Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбе базасында "Географик диктант" Халыкара акциясе узачак. Ул 2017 елның 26 ноябренә билгеләнгән. Әлеге чара 11.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Азнакай муниципаль районының мәгариф идарәсе. Диктантта катнашучылар теркәлгәч, аларга биремнәр язылган бланкларны тутыру буенча инструктаж уздырачаклар. Викторина да оештырырга ниятлиләр.
-
Азнакайда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара
Район юлларында автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн күбәя бара. Кызганыч, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Узган сигез айда Татарстанда балалар катнашында 419 юл-транспорт...
-
Азнакайда "Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү атнасы" уза
Кеше хокуклары (10 декабрь) һәм Россия Федерациясе Конституциясе (12 декабрь) көннәре уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә "Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү атнасы" уза. Әлеге акция кысаларында 14-18 декабрь көннәрендә хокук сакчылары эчке эшләр органнары компетенциясенә караган сорауларга җавап бирәчәк.
-
Азнакайда "Маяк"ка язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Киләсе ел башыннан район газетасы өегезгә килеп торсын дисәгез, хәзердән үк язылып куярга ашыгыгыз. Бергә булыйк - бердәм булыйк!