Азнакай-Актүбә юлында коточкыч авария үлгәннәр дә бар
Бүгенге иртә зур һәлакәттән башланды. ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Азнакай-Актүбә юлында "Тойота" автомобиле, бозлавык юлда идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" белән бәрелешә. Кызганычка каршы, җиңел машина шоферы авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була.