Азнакай зирәкләре бәйге тотты
Дәрестән соң буш вакытларын Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучылары файдалы итеп оештыралар. Әле менә икенче чирек ахырында да "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Анда иң зирәкләр катнашты. Бу чара аларга тагын да берләшергә ярдәм итте һәм җиңүгә этәргеч бирде.
Уен телеэкраннардагыдан аерылмады диярлек. Беренче турда командаларга тормышның төрле өлкәләренә...