Азнакай ЮХИДИ инспекторы ришвәт алмаган
Азнакайда исерек килеш руль артына утырган берәү ЮХИДИ инспекторына 15 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән машина йөртүче хәтта инспекторлар таләбе буенча да туктамый. Хокук сакчылары аны Азнакай-Җәлил-Әлмәт юл чатында куып тота. Инспектор үз машинасына чакыргач, шофер аңа, административ беркетмә төземәсеннәр өчен, 15 мең сум...