Азнакай йортларына җылы атна урталарында биреләчәк
Бүген Азнакайда кышкы ягулык сезоны башланды - үзәк котельный хәрәкәткә җибәрелде.
Җылылык, беренче чиратта, бюджет оешмалары биналарына - район үзәк сырхауханәсенә, балалар бакчаларына, гомумбелем учрежденияләренә биреләчәк.
Шәһәр йортларында яшәүчеләр аны атна урталарына сизә башлаячак.