Азнакай йолдызчыкларын Президент котлады
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Әлеге тантанада дәүләт Киңәшчесе, фестивальгә нигез салган Минтимер Шәймиев та катнашты.
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр теле-фестиваленә быел 12 ел. Шәһәр күләмендә яшьләр чарасы буларак башланып, хәзер инде ул Россия күләмендәге мөһим мәдәни бәйгегә әверелде. 2009 елда фестиваль...