Азнакай язучылары съездга китте
Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 18 нче съезды уза. Анда районыбызда яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Марсель Гарипов, Фәйрүзә Исмәгыйлова һәм Резеда Шәрипова да катнаша. Съезда Язучылар берлегенең башкарылган эшенә йомгак ясала, яңа рәис сайлана.