Азнакай яшьләре Кара Елга буенда өмәдә
13 августта районыбыз олуг юбилейлар билгеләп үтәчәк. Аңа әзерлек эшләре күптәннән бара. Нефтьчеләр ярдәме белән Кара елга буе төзекләндерелә. Ул матур ял урынына әверелеп бара. Бу көннәрдә шәһәребез яшьләре дә биредә өмә үткәреп, яшелләндерү һәм чистарту эшләрендә актив катнаша.