Азнакай урамнарына энергия саклаучы яктырткычлар куела
2012 елдан башлап, шәһәребез урамнарына энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылып килә. Узган ел төп урамнарга алар 210 данә куелды. Быел Гурьянов, Солтангалиев, Сөембикә, Баһаутдинов урамнарында 142 шундый яктырткыч урнаштырылды. Республика программасы буенча районда 366 яктырткычны алыштыру бара, аларның 165 данәсе - Азнакай шәһәрендә.