Азнакай укучыларын күңелле каникуллар көтә
Укучыларның кышкы каникуллары 26 декабрьдә башлана. Шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә - барлыгы 13 мәктәптә лагерьлар эшләячәк. Балаларның ялы күңелле узсын өчен елдагыча экскурсияләр, киносеанслар, төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештырыла. Ә өлкән сыйныфлар консультацияләрдә дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк. Каникуллар 8 гыйварга кадәр дәвам итә.