Азнакай укучылары волейбол уйнады
Азнакай 5 нче һәм 6 нчы урта мәктәпләре базасында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча муниципаль ярышлар узды. Анда 15 команда катнашты. Кызлар арасында беренчелек 5 нче мәктәп кулында (җитәкчеләре - Э.Куртаметова). Егетләр арасында Актүбә 2 нче урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады (җитәкчеләре - Р.Исмәгыйлов).